“Наркотикларсыз тормыш” республика акциясе кысаларында Алабуга “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары тарафыннан берничә чара үткәрелгән.
“Минем наркотикларсыз тормышым” дигән чара барышында балалар наркотикларның зыяны турында әңгәмәләр корган, роликлар караган.
Шулай ук балалар өчен “Аеклык – минем дөньям” дигән тематик көн балалар белән эшләүдә яңа форма булып тора. Башта катнашучылар хәмер тарихы турында хикәя тыңлаган, аннан соң хәмерле эчемлекләрне куллану сәбәпләре, әлеге начар гадәтнең зыяны, котылу юллары турында әңгәмә корганнар.
Ике чара да балаларны бик кызыксындырган. Алар наркомания һәм алкоголизм кебек проблемаларга карата битараф булмауларын, аларның зыяны турында үзләренең дуслары, туганнарына да сөйләячәкләрен белдергәннәр.