Казанда күрү буенча инвалидлар арасында “Җиңү салюты” Русиякүләм фестиваленең зона этабы узачак

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

15 нче ноябрь көнне Татарстан башкаласында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең татар төбәк оешмасы башлангычы белән күрү буенча инвалидлар арасында “Җиңү салюты” Русиякүләм фестиваленең зона этабын ачу тантанасы узачак.  Әлеге масштаблы чарада РФнең 8 төбәгеннән, Йошкар-Ола, Самара, Киров, Ульяновск, Пенза, Чебоксар, Казаннан коллективлар катнаша.

Зона этабында барлыгы 200 үзешчән артист чыгыш ясаячак. Фестивальдә исә 4 номинация каралган. Музыка сәнгате өлкәсендә академик хорлар, халык җырлары хорлары, халык инструментлары һәм ансамбльләре оркестрлары, тынлы оркестр, рок һәм ВИА-төркемнәр, инструментчылар, халык, академия  һәм эстрада жанрында иҗат итүче ансамбльләр, вокалчылар чыгыш ясар дип көтелә.

Театр сәнгате өлкәсендә үзләренең сәләтләрен драма коллективлары, агитбригадалар, эстрада миниатюралары театрлары, шигырь укучылар күрсәтәчәк.  Декоратив-кулланма сәнгатькә килгәндә,  зона ярышлары кысаларында декоратив-кулланма һәм сынлы сәнгать осталарының күргәзмәләре эшләячәк.

Бөтенроссия фестиваленең зона этабы 15 ноябрь, 9.30да Казанның Серов урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан  Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең татар төбәк оешмасының спорт-тернәкләндерү мәдәни комплексында ачыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International