Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры "Тимофей Вагнер белән актуаль сөйләшү" тапшыруы кунагы булачак

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры  Эльмира Зарипова "Эфир24” мәгълүмати телеканалында баручы “"Тимофей Вагнер белән актуаль сөйләшү" тапшыруы кунагы булачак. 

Министр мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру, предприятие һәм организацияләрдә инвалидлар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау, аларны кирәкле җиһазлар белән җайлаштыру турында сөйләячәк.

Тапшыру дәвамында шулай ук Татарстанда “Уңайлы мохит” прораммасын тормышка ашыру, аз хәрәкәтләнүче кешеләр, аларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү турында  да сөйләшү көтелә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International