Казанның “Здравушка” вокаль ансамбле ветераннары концерт буе Н.Бабкина репертуарыннан җырлар башкарганнар. Интернатта яшәүчеләр аларны бик сөенеп тыңлаган, алкышлар бер дә тынып тормаган.
Концерт тәмамлангач, интернат директоры Э.Серебрякова актив концерт эшчәнлеге алып барганнары өчен ансамбльгә рәхмәт җиткергән һәм алга таба да хезмәттәшлек итәргә дигән өметтә калган.