“Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре районның берничә мәктәбендә төркемле тренинг дәресләре уздырган. Аларның максаты укучыларны сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өндәү, тормышларына зыян салырлык гадәтләр турында сөйләүдән гыйбарәт булган.
Анкета барышында укучылар үзләренең бик күп өстенлекләре барлыгын күрсәткәннәр. Алар спорт белән мавыга, кызыклы эш, карьера, мәхәббәт һ.б. нәрсәләр турында хыяллана. Алар барысы да хәмер, наркотиклар куллану, фахишәлек, тәмәке тарту, угрылыкның бу планнарына нык кына комачау итәчәген яхшы аңлый.