ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2014 ел
җомга
Балтач районы Түбән Кенә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тәскирә Галимуллинаның 90 яшь тулган көне бик эчтәлекле булган. Бу көнне ветеранга Россия Федерациясе Президенты В.Путин исеменнән шәхси котлау тапшырылган. 
Азнакай районы “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре “Каршыга адымнар” гаилә клубы эше кысаларында чираттагы очрашу уздырганнар. 

13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Норлатның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы гражданнар өчен "Таблеткаларсыз дару" программасы эшли башлаган.
Бөгелмә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен өчен "Возрождение"  тернәкләндерү үзәгендә "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында  волонтерлар, ата-аналар, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашында чара уздырылган. 
Кичә Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәргән. Эш урыннары эзләүче гражданнарга 86 вакансия тәкъдим ителгән.
Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре "Яшьләр арасында наркотиклар таралуны" кисәтү темасына семинар уздырганнар. 
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “нуль дәрәҗәсеннән” яңа эшмәкәрләр ясау буенча программада катнашачак. Әлеге программа Татарстанның эшмәкәрлекне яклау үзәге тарафыннан эшләнгән. 

Коляскаларда биючеләр Гөлназ Акбашева һәм Виталий Морозов бүген Польшадан кайттылар. Алар биредә Европа чемпионатында катнашканнар иде. Турнир Ломянки шәһәрендә узды.

Яр Чаллы «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә тотып карый торган зоопарк  администрациясе белгечләре тарафыннан күп балалы гаиләләрдән 56 бала өчен әлеге зоопаркка бару оештырылган.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясенең “Татарстан радиосына” интервью бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International