Норлатның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Таблеткаларсыз дару" программасы эшли башлаган

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
Норлатның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы гражданнар өчен "Таблеткаларсыз дару" программасы эшли башлаган. Өлкәннәрне биредә халык медицинасы традицияләре ярдәмендә дә дәвалыйлар. Өлкәннәргә алар үзләре җәй көне үк җыеп, әзерләп куйган үләннәнрдән файдалы чәйләр эчертәләр. 
Зур игътибар өлкәннәрнең сәламәтлегенә юнәлтелә. Шуңа күрә һәр кеше белән медицина хезмәткәрләре тарафыннан  даими рәвештә сәламәтләндерү процедуралары уздырылып тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International