Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясенең “Татарстан радиосына” интервью бирде. Министр Татарстан Республикасы гражданнарына күрсәтелә торган социаль ярдәм төрләре: льгота, пособие, субсидияләр турында сөйләде. Әңгәмә барышында шулай ук 2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә керәчәк 442 нче Федераль закон, аңа бәйле үзгәрешләр турында да сүз барды.
Әлеге радиоинтервьюны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында, “Матбугат хезмәте” бүлегенең “Аудиорепортажлар” бүлегендә яки түбәндәге сылтама аша узып тыңлап була: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/press/audio.htm .