Яр Чаллының коляскаларда биючеләре Европа чемпионатында ике “көмеш” һәм “бронза” яулаган

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Коляскаларда биючеләр Гөлназ Акбашева һәм Виталий Морозов бүген Польшадан кайттылар. Алар биредә Европа чемпионатында катнашканнар иде. Турнир Ломянки шәһәрендә узды.

Аларның иң көчле конкурентлары Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Төмән шәһәреләреннән булган. Шуңа күрә бу юлы чаллылылар  беренче урын һәм алтын медальсез калган.

Аның каравы, Европаның өч тапкыр чемпионнары булган безнең биючеләребезнең ике көмеш һәм бронза медале бар. Гөлназ һәм Виталий  барлык төр ярышларда да катнашкан.

Әлеге парга чемпионатка барырга “Безнең мирас” фонды ярдәм күрсәткән.

Киләчәккә планнарга килгәндә, биючеләребез Россия чемпионатында да катнашырга  телиләр. Әмма бу аларга  финанс ярдәме күрсәтүгә бәйле.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International