Татарстанда эшсезләрдән эшмәкәрләр ясарга җыеналар

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “нуль дәрәҗәсеннән” яңа эшмәкәрләр ясау буенча программада катнашачак. Әлеге программа Татарстанның эшмәкәрлекне яклау үзәге тарафыннан эшләнгән. Хәзер эшмәкәр булырга теләүчеләрне тәҗрибәле бизнес-тренерлар укыта башлый. Тренинг ярты ел дәвамында барачак, инде беренче дәрестә үк  бизнеста эшләргә өйрәтү башлана.

Хәзерге вакытта Татарстанның эшмәкәрлекне яклау үзәге үз эшләрен ачарга теләге булган гражданнардан гариза җыя. Алар бу программа буенча уку өчен конкурс аша узачак. Шуңа күрә эшмәкәрлекне яклау үзәге бу проектта катнашырга теләге булган эшсез гражданнарны да дәшеп кала.

Конкурс аша уза алган гражданнар белән тулы уку срогына килешү төзелә. Уку бәясе – 110 мең, шуның 80 меңен эшмәкәрлекне яклау үзәге үзе түли.

Барлыгы 150 кешегә белем бирү күздә тотыла. Төркемнәрдә 100 урын инде буш түгел.

Эшмәкәр булырга теләүчеләрнең якынча 30% - студентлар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International