Яр Чаллы «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә тотып карый торган зоопарк администрациясе белгечләре тарафыннан күп балалы гаиләләрдән 56 бала өчен әлеге зоопаркка бару оештырылган.
Бу көнне балалар хайваннарны кулларына алып, сыйпап карый алганнар. Тәҗрибәле хезмәткәрләр аларга бу хайваннар турында, аларның кайда яшәве, нәрсә белән тукланулары турында мәгълүмат җиткергәннәр.
Балалар хайваннар белән очрашудан күтәренке кәеф, уңай кичерешләр алып кайтканнар.