Комитет контролендә - инвалидларның тормыш шартлары 14 октябрьдә Социаль сәясәт комитеты утырышында депутатлар республикада инвалидларның һәм хәрәкәте чикләнгән кешеләрнең өстенлекле объектларга һәм хезмәтләргә тоткарлыксыз ирешә алуын тәэмин итү чараларының үтәлешен тикшерделәр. Шулай ук ике закон проекты каралды. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
Лаеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Лаеш районы шәһәре прокуратурасы йөкләмәсе буенча Лаеш районының «Агро – 5» ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар.
Татарстан Республикасы җирлегендә эшчәнлек алыр баручы эш бирүчеләр өчен методик ярдәм күрсәтү максатыннан 2015 нче елга производство календаре эшләнде. Календарьдә ай, кварталлар һәм тулаем 2015 нче елга 40, 36, 25 һәм 24 сәгатьлек эш көннәре белән эш вакыты нормасы һәм 2 ял көне, 5 эш көне булган эш атнасы өчен ял һәм эш көннәре саны китерелгән.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре үзләренең хезмәткәрләренә 24,5 миллион сум акча түләргә тиеш. Октябрь белән чагыштырганда хезмәт хакы буенча гомуми бурычлар 15 миллион 306 мең сумнан 24 миллион 562 меңгә арткан.