Азнакай районы “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре “Каршыга адымнар” гаилә клубы эше кысаларында чираттагы очрашу уздырганнар. Бу юлы әлеге чара кызыклы узган: балаларның көзге каникулларын файдалы уздыру өчен аларны “Алтын алка” боз сараена алып барганнар. Бүлекчәдә патронажда торучы балалар тимераякта шуганнар.
Әлеге чара балалар күңеленә бик хуш килгән.