Балтач районында ветеранны 90 яшьлеге белән тәбрикләгәннәр

2014 елның 14 ноябре, җомга

Балтач районы Түбән Кенә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тәскирә Галимуллинаның 90 яшь тулган көне бик эчтәлекле булган. Бу көнне ветеранга Россия Федерациясе Президенты В.Путин исеменнән шәхси котлау тапшырылган. Шулай ук аңа Балтач районы башлыгы исеменнән кыйммәтле бүләк тә бирелгән.

Шушы ук көнне  район хәрби  коммиссариаты бүлеге башлыгы Тәскирә Галимуллинага “Беларусь республикасын немец-фашист илбасарларыннан азат итүнең 70 еллыгы” юбилей медален дә тапшырган. Бу медаль Беларусь республикасы Президенты Александр Лукашенко тарафыннан кертелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International