Бөгелмә "Возрождение" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар наркотикларга каршы чарада катнашкан

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
Бөгелмә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен өчен "Возрождение"  тернәкләндерү үзәгендә "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында  волонтерлар, ата-аналар, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашында чара уздырылган. 
Педагогик һәм медицина хезмәткәрләре бу көнне үзәкнең мәгълүмат стендларында наркотикларның зыяны турында мәгълүмат урнаштырганнар. Балалар белән тематик әңгәмәләр үткәрелгән.
Наркотикларга каршы айлык кысаларында акция дә үткән. Биредә 3 нче мәктәп укучылар актив катнашкан. Аның кысаларында шәһәр урамнарында халыкка наркотикларга каршы буклетлар таратылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International