Эш урыннары булмаган ютазылыларга эшкә урнашырга тәкъдим иткәннәр

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәргән. Эш урыннары эзләүче гражданнарга түбәндәге предприятиеләр тарафыннан 86 вакансия тәкъдим ителгән: “Электросоединитель” ААҖ,  “ОЗНА” ҖЧҖ,  “Таргсин” ҖЧҖ,  “Мегастрой” ҖЧҖ,  “АКСКиМ” ҖЧҖ,  “Сфера – Ай ти” ҖЧҖ,  “Тат-РДС” ҖЧҖ, “Электромехнический завод” ҖЧҖ

Ярминкәгә килүчеләр үзәк белгечләреннән үзмәшгульлек, хезмәт базарындагы хәл, инвалидларны эшкә урнаштыру һ.б. сораулар буенча мәгълүматлар алганнар.

30 кеше төрле оешмаларга эшкә урнашырга юлламалар алу өчен анкеталар тутырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International