Республикада хезмәт хакы буенча гомуми бурыч 1 ноябрьгә 50 миллион 794 меңне тәшкил итә. Иң күп бурычлар бу датага Зәй шәһәрендә күзәтелә. Биредә бурычлы предприятиеләр үз хезмәткәрләренә 21 миллионнан артык түләми калган. Бурычлар күләме буенча Зәйдән соң Лаеш районы һәм Казан шәһәре килә. Лаеш районында 14 миллион сумнан артык бурычлар исәпләнсә, Казанда 9 миллион сум бурыч бар.
Бурычлар шулай ук Мөслим районында – 3 миллион 183 мең. Үз хезмәткәрләре белән Яр Чаллы предприятиеләре дә вакытында исәп-хисап ясамаган – биредә эшчеләр алдында нәкъ 2 миллион бурыч саклана.
Статистика мәгълүматына карасак, Татарстанда бюджет финанславы җитмәү сәбәпле хезмәт хакы түләнмәү очраклары юк. Барлык бурычлар да предприятиеләрнең үз акчалары булмау сәбәпле җыелган.