Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар

2014 елның 14 ноябре, җомга
Шушы көннәрдә Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "БИНК" социаль эшлекле клубы хезмәткәрләре белән өлкән сыйныф укучылары өчен  һөнәри юнәлеш бирүче уен оештырганнар. Әлеге чара "Тормыш уңышы" дип аталган.
Оештыручылар сүзләренә караганда, һөнәри юнәлеш бирүдә эшлекле уеннар куллану  укучыларның һөнәри яктан үз-үзләрен тануы барышында бик тә ярдәм итә. Мәктәп укучылары  үзләренең уңышлары, киләчәктәге һөнәрләре турында уйлана башлый, аралашучан, максатчан кешегә әверелә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International