Татарстан Республикасы җирлегендә эшчәнлек алыр баручы эш бирүчеләр өчен методик ярдәм күрсәтү максатыннан 2015 нче елга производство календаре эшләнде. Календарьдә ай, кварталлар һәм тулаем 2015 нче елга 40, 36, 25 һәм 24 сәгатьлек эш көннәре белән эш вакыты нормасы һәм 2 ял көне, 5 эш көне булган эш атнасы өчен ял һәм эш көннәре саны китерелгән.
Шулай итеп, Татарстан Республикасында 2015 нче елда 2 ял көне, 5 эш көне булган эш атнасы белән исәпләгәндә 243 эш көне булачак, шул исәптән эш вакыты бер сәгатькә кимегән 8 кыскартылган эш көне була (30 нчы апрель, 8 нче май, 11 нче июнь, 16 нчы июль, 23 нче сентябрь, 3 нче ноябрь, 5 нче ноябрь, 31 нче декабрь). Ә ял көннәре 122 көн булачак, шул исәптән 18 ял көне һәм 5 өстәмә ял көне ( 3 һәм 4 нче гыйнвар, 8 нче март, 9 нчы май һәм 30 нчы август бәйрәм көннәренең шимбә һәм якшәмбегә туры килүе сәбәпле 9 нчы гыйнвар, 9 нчы март, 4 нче май, 11 нче май, 31 нче август көннәре) була.
Производство календаре һәм эш вакыты аңлатмасы белән Министрлык сайтында “Производство календаре” дигән бүлектә яки әлеге сылтама аша узып танышырга мөмкин: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/info.php?id=131384&pub_id=275828.