Төгәлрәк итеп әйткәндә, статистиканың рәсми мәгълүматы буенча республикада предприятиеләрдән хезмәт хакын ала алмый торган 2395 кеше исәпләнә. Мондый эшчеләрнең иң күбе авыл хуҗалыгы тармагында тир түгә – биредә 2052 хезмәткәр эшләгән өчен акчасыз калган. Шулай ук хезмәт хакын алырга тилмергән хәйран гына күп кеше төзелеш тармагында эшли. Андыйлар 188 кеше. Эшкәртүче производство өлкәсендә 56 кеше хезмәт хакын алмаган. Иң аз бурычлар балыкчылык өлкәсенә караган оешмаларда – биредә 14 кеше эшләгән акчасыз калган.
Мәгариф, фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр, файдалы казылмалар табу һәм кайбер башка тармакларда хезмәт хакы буенча бурычлар күзәтелми.