Лаеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Лаеш районы шәһәре прокуратурасы йөкләмәсе буенча Лаеш районының «Агро – 5» ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар.
Тикшерү барышында хезмәт хакының күмәк килешү белән күрсәтелгән срокларны бозып, исәп-хисап счетында акчалар барлыкка килү белән генә түләнүе ачыкланган. Бу РФ Хезмәт Кодексының 136 нчы маддәсен бозу булып тора. Шулай ук эштән китүче хезмәткәрләр белән исәп-хисап эштән азат ителгән көндә уздырылмау очраклары да күзәтелә (РФ Хезмәт Кодексының 140 нчы маддәсе бозыла).
Хезмәт хакын түләүнең срокларын бозган чакта акчалата компенсация, отпуск өчен түләү, эштән киткән чакта һәм башка очракларда хезмәткәрләргә тиеш булган түләүләр исәпләнми дә, түләнми дә. Бу РФ Хезмәт Кодексының 236 нчы маддәсен бозу очрагы буларак бәяләнә.
Хезмәт өчен түләү буенча барлыкка килгән бурычлар 7 нче октябрьгә якынча 270 мең сумны тәшкил итә.
Шул ук вакытта башка хезмәт законнарын бозу очраклары да ачыкланган. Мисал өчен, барлык хезмәткәрләр белән дә хезмәт килешүләре төзелмәгән. Кайбер килешүләрнең эчтәлеге РФ Хезмәт Кодексының 57 нче маддәсенә туры килми.
Уздырылган тикшерү буенча материаллар хәзерге вакытта Лаеш районы прокуратурасында карала.