Татарстанстат мәгълүматы буенча, республикада хезмәт хакы буенча гомуми бурыч 15,3 процентка арткан һәм 1 ноябрьгә 50 миллион 794 меңне тәшкил итә. Барлык бурычлар да предприятиеләрнең үз акчалары булмау сәбәпле җыелган. Шуны әйтергә кирәк, 1 нче октябрьдән 1 нче ноябрьгә чаклы эшкәртүче производство предприятие һәм организацияләрендә хезмәт хакы буенча бурычларны 1 миллион 112 меңгә, төзелеш өлкәсендә 990 меңгә, транспорт өлкәсендә 397 меңгә киметергә мөмкин булды. Шуңа да карамастан, транспорт өлкәсендә бурычлар һаман да зур кала бирә – 14 миллоннан артык. Хезмәт хакы буенча иң күп бурычлар исә авыл хуҗалыгы тармагында – 24,5 миллион сум.