Мамадышның “Надежда” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хокукый белем көне булып узган. ГХАТ бүлеге белгечләре балаларны “хокукый сәләтлелек”, “эшкә сәләтлелек” терминнары, 18 яшькә кадәр җиткәнче булган хокуклары белән таныштырып үткәннәр. Алар балалар китапханәсе белән бергә әкият илләре буенча сәяхәт иткәннәр, бу әкият геройларының уку һәм ялга хокуклары бозылган булган. Шулай ук балалар кылган гамәлләр өчен җаваплылык темасына тест та эшләгәннәр.