Ата-аналарны өй шартларында тернәкләндерү үткәрергә өйрәтү буенча мастер-класслар Бөгелмә “Возрождение” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә үткәрелеп килә. Чираттагы чара терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балаларны физик тернәкләндерүгә багышланган. Башта табиб-терапевт техник тернәкләндерү чараларын файдалану буенча күрсәтмәләр биргән. Физик культура буенча инструкторлар исә ата-аналарга кинезетерапия элементларын өйдә куллануны аңлатып үткәннәр.