Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хакы буенча бурычлар арткан

2014 елның 14 ноябре, җомга

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре үзләренең хезмәткәрләренә 24,5 миллион сум акча түләргә тиеш. Октябрь белән чагыштырганда хезмәт хакы буенча гомуми бурычлар  15 миллион 306 мең сумнан 24 миллион 562 меңгә арткан.

Шулай ук күп бурычлар транспорт өлкәсе предприятиеләрендә күзәтелә – 14 миллион сум. Мәдәният өлкәсендә бурычлар 5 миллионга якын. Төзелеш тармагы оешмаларында  2 миллион 990 мең сум бурычлар бар. Эшкәртүче производство өлкәсендә 2 миллион 939 мең сум бурыч исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International