ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Зәй районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә шәһәрнең коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашында киңәшмә узган.

Бүген Казанның беренче балалар клиник сырхауханәсендә вакытыннан алда туган балалар өчен бәйрәм үткәргәннәр. Әлеге чарага балалары белән бергә 25 әни килгән. Бәбиләрне  клоуннар уйнаткан арада өлкәннәр медикларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алганнар.

Яшел Үзәндә урнашкан  “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү җирле үзәге белгечләре Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә белем алучы укучылар янына барганнар. 
Зәй районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләрен парта артына утыртканнар. Бу юлы алар иң мөһим имтиханнарның берсен – 442 нче федераль законны белүгә тест биргән. 
Түбән Камада урнашкан “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле үзәге хезмәткәрләре катнашында профсоюз җыелышы узган. Биредә дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең Түбән Кама җирле оешмасы рәисе Т.Ермолаева һәм социаль яклау идарәсе башлыгы Г.Ямалеева катнашкан.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының “Алтын яшь” доброволецлар отряды волонтерлары “Шәһәрне чистарак ит” дигән акция уздырганнар. Бу чара “Әбиемнең җылы куллары” проекты кысаларында үткән.

Шушы көннәрдә Чистай районы “Юлдаш” өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында “бочча” уены буенча йомгаклау уеннары булып узган. 

Яр Чаллы «Солнышко» тернәкләндерү үзәгендә хезмәткәрләрнең компетентлыгын арттыруга зур игътибар бирелә. Үзәктә бу максаттан педиатрия өлкәсендә актуаль сораулар буенча семинар уздырылган. Аны бүлекчә мөдире Е.Закирова уздырган. 

Тәтеш районында 442 нче федераль законны аңлату максатыннан  иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашу уздырылган. 
Яр Чаллы «Асылташ» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар белән бергә “Наркомания. Нәтиҗәләр” дип исемләнгән мәгълүмати очрашу булып узган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International