“Наркотикларсыз тормыш” наркотикларга каршы республика акциясе кысаларында Биектау районы “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Синең тормыш рәвешең – үрнәк” дигән коллажлар конкурсы уздырылган. Чараның максаты балалар һәм яшьләр арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаудан гыйбарәт булган.
Түбән Каманың “Балкыш” социаль тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар шушы көннәрдә Кояшлы аланда урнашкан бау паркына барганнар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Хезмәт инспекциясеннән килгән мәгълүматка караганда, 10 нчы ноябрдән 14 нә чаклы 3 үлем белән тәмамланган, 5 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.