Бөгелмә “Радуга” комплекслы үзәге педагоглары тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган чара уздырганнар

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Бөгелмә “Радуга” комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Лиля Ремеева һәм Ольга Лукашова “Мин сәламәт тормыш рәвеше өчен” дигән профилактика чарасы уздырганнар. Әлеге чара Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган. Биредә шәһәрнең 18 нче мәктәбе укучылары катнашкан.

Интерактив чара барышында педагоглар балаларның игътибарын сәламәт тормыш рәвеше алып бару, начар гадәтләрдән баш тартуга юнәлткәннәр. Балалар шулай ук конкурс, ярышларда да катнашканнар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International