“Асылташ” үзәге карамагындагы балаларны Яр Чаллыдагы Тантаналар сараена экскурсиягә алып барганнар

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында “Асылташ” үзәге карамагындагы балаларны Яр Чаллыдагы Тантаналар сараена экскурсиягә алып барганнар. Балалар ГХАТ бүлеге язылышуларны гына теркәү урыны түгел, балаларга исем кушу, бал, коференцияләр уздыра торган җир икәнен дә белгәннәр. Балалар шулай ук архивны да караганнар. Экскурсия кысаларында  аларга кызыклы сюрприз да ясаганнар – үзләренең фотосын бүләк иткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International