Питрәчнең "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре үзәк карамагындагы гражданнарның өйләрен янгын куркынычсызлыгына тикшергәннәр

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Ел саен ягу сезоны башланыр алдыннан Питрәч районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Питрәч районындагы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге тарафыннан ялгыз яшәүче гражданнарның өйләрен тикшерү үткәрелә. Аларның өйләрендәге мичләрнең торышы, җылыту приборлары, гражданнар тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшерәләр.
Шушы көннәрдә биредә тагын бер рейд уздырылган. Рейд кысаларында электр, газ  җиһазларын, электр плитәләрен куллану, мичләрне ягу кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелгән. Ялгыз яшәүче гражданнарга ашыктыргыч хезмәт телефоннар  номерлары язылган буклетлар таратылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International