Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көч куллануга каршы акция уздырганнар

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре “Ак лента – без көч куллануга каршы” дигән акция оештырганнар. Бу көнне волонтерлар белән бергә урамда узып баручыларга буклетлар, ышаныч телефоны язылган визиткалар һәм акция символы – ак тасмалар таратканнар.  “Без көч куллануга каршы” дигән лозунг астында 100 имза җыелган. Узып баручылар белгечләр һәм балалар сөйләгәнне игътибар белән тыңлаганнар, сорауларга җавап биргәннәр. Акциядә катнашкан һәр кеше ак тасма кабул итеп алганда башка беркайчан да көч кулланмаска, гаиләдә башбаштакланмаска, көч куллануга ризалык бирмәскә дип имзасын куйган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International