“Наркотикларсыз тормыш” наркотикларга каршы республика акциясе кысаларында Биектау районы “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Синең тормыш рәвешең – үрнәк” дигән коллажлар конкурсы уздырылган. Чараның максаты балалар һәм яшьләр арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаудан гыйбарәт булган.
Конкурста районның 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашкан. Барлыгы 18 уникаль эш тәкъдим ителгән.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 3 призлы урын билгеләнгән. Иң яхшы эш дип беренче урын алган Озерное мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары, икенче урын алган “Учхоз” мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Анастасия Миронова һәм 3 нче урын яулаган Озерное мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Әмирова Динәнең эшләре танылган.
“Өмет” комплекслы үзәге конкурста катнашкан балаларга зур рәхмәт белдерә. Укучыларның иң яхшы эшләре мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнгән һәм www.kcsonemet.ru. сайтына куелган.