Республика предприятиеләрендә хисап атнасында 8 бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Хезмәт  инспекциясеннән килгән  мәгълүматка караганда, 10 нчы ноябрдән 14 нә чаклы   3  үлем белән тәмамланган, 5 авыр  бәхетсезлек  очрагы теркәлгән.

Үлемгә китергән беренче очрак “Казан оптика-механика заводы” ААҖдә 7 нче ноябрь көнне булган. Бу көнне гомуми авырудан вакуум җайланмалар операторы үлеп киткән.

Шул ук көнне Яр Чаллы «Стальмеханизация»  ҖЧҖдә дә үлем очрагы теркәлгән. Предприятие копровщигы өстенә свай ауган.

14 нче ноябрь көнне үлемгә китергән өченче очрак теркәлгән. А.М.Горькмй исемендәге Яшел Үзән   заводы хезмәткәре гомуми авырудан үлеп китә.

Хисап атнасында шулай ук 5 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 5 нче ноябрьдә пневматик гайка бору җайланмасы кулланып гидроклав җыйган чакта Казанның “Союз” тәҗрибә бюросы предприятиесенең сул күзенә чит әйбер керә.

7 нче ноябрь көнне авыр җәрәхәтләргә китергән икенче очрак теркәлгән. Скважинада төшерү-күтәрү эшләре башкарган чакта насос-компрессор торбасыннан штанга чыгарган чакта штанга килеп чыга һәм Яр Чаллы “Пакер-БИС” ҖЧҖ предприятиесенең башына бәрә.

Өченче очрак та 7се көнне, Алабугада  урнашкан «Спецэнергомонтаж»  ҖЧҖдә теркәлгән. Свердлау өлкәсе Заречный шәһәрендә торбаүткәргечне монтажлаган чакта винтлы кыстыргыч хезмәткәрнең күзенә эләккән.

12 нче ноябрьдә тимер юл цистерналарын күчергән чакта Әлмәт “Промтранс-А” ҖЧҖ хезмәткәре сул кулының бармакларын югалта.

Ахыргы авыр бәхетсезлек очрагы “Түбән Кама икмәк комбинаты” ААҖдә 14 нче ноябрь көнне булган. Хезмәткәрнең  кулы машинага эләгә һәм сул кул чугының баш бармагын өздерә.

Төркемле бәхетсезлек очрагы бу атнада теркәлмәгән.

Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International