Кукмара “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә концерт оештырылган. Аны Кукмараның 4 нче мәктәбе укучылары әзерләгән.
Матур җырлар, биюләр белән үрелеп барган концерт бүлекчәдә тернәкләнү узучы гражданнар күңеленә бик тә хуш килгән. Алар укучыларга һәм аларның җитәкчесенә зур рәхмәт җиткергәннәр.