Балтач районы иҗтимагый оешмалары вәкилләрен яңа закон белән таныштырдылар

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

Балтач районы социаль яклау бүлеге һәм “Наз” комплекслы үзәге  тарафыннан Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә һәм Чепья авылында районның иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән түгәрәк өстәлләр уздырылган. Социаль яклау бүлеге башлыгы гражданнарны 2015 нче елдан гамәлгә керәчәк “РФдә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре” турында  442 нче федераль закон белән таныштырган.

Ноябрь-декабрь айларында районда үткәреләчәк чаралар турында “Наз” үзәге директоры хәбәр иткән.

Очрашулар концерт программасы һәм чәй эчү белән тәмамланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International