Кичә Балык Бистәсенең социаль яклау бүлеге һәм “Доверие-Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан түгәрәк өстәл уздырылган. Темасы: Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне. Чарада инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар һәм район хезмәтләре вәкилләре катнашкан.
Татарстан Республикасында 20 ноябрь көнне Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уздырыла. Бу дата Бөтендөнья бала көне уздыру өчен Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән.
21 нче ноябрь көнне РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында 2011-2015 нче елларга “Уңайлы мохит” дәүләт программасын тормышка ашыруны контрольләү буенча Координация советы утырышы узачак.