Бөгелмәнең "Возрождение" тернәкләндерү үзәгендә наркотикларга каршы айлык кысаларында берничә чара үткәрелгән

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы  кысаларында Бөгелмәдә урнашкан "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә волонтерлар, ата-аналар, иҗтимагый оешмалар белән бергә берничә чара үткәрелгән.
Педагоглар һәм медицина хезмәткәрләре барлык мәгълүмат щитларында наркотикларга каршы социаль рекламалар урнаштырганнар, бу темага яшьләрне, яшүсмерләрне, микрорайонда яшәүчеләрне җәлеп иткәннәр.
Айлык ахырында исә 3 нче мәктәп укучылары тарафыннан тагын бер акция узыдырылган. Алар үзәк карамагындагы балалар белән бергә шәһәр урамына листовка, буклетлар таратырга чыкканнар. Аларда исә "Беркайчан да наркотиклар кулланма!", "Без -сәламәт яшәү рәвеше өчен!", "Без - бәхетле киләчәк өчен" дигән шигарьләр язылган булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International