ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Буа районы “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  белгечләре тарафыннан “Подросток” клубы әгъзалары өчен шәһәр музеенда чара оештырылган.

Инвалидлар декадасы кысаларында  Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә  “Кулны кулга тотынышыйк!” дигән чара узган. Ул мөмкинлекләре чикле балалар үстерүче гаиләләргә багышланган.


12
декабрь, 2014 ел
җомга
Авыл хуҗалыгы; ау; урман әзерләү; файдалы казылмалар табу; эшкәртүче җитештерү; электр энергиясен, газ һәм суны җитештерү һәм бүлү; төзелеш; транспорт; күчемсез мөлкәт белән идарә итү; фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр;  мәгариф; сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр күрсәтү; мәдәният эшчәнлеге;  калдык сулар, калдыклар җыю  өлкәләренә караган предприятиеләр тарафыннан бирелгән мәгълүматка караганда, 2014 нче елның 1 нче декабренә хезмәт хакы буенча гомуми бурыч күләме 27 миллион 180 мең сумны тәшкил иткән.  
Төгәлрәк итеп әйткәндә, статистиканың рәсми мәгълүматы буенча республикада предприятиеләрдән хезмәт хакын ала алмый торган 832 кеше исәпләнә. Мондый эшчеләрнең иң  күбе авыл хуҗалыгы тармагында тир түгә – биредә 475 хезмәткәр эшләгән өчен акчасыз калган. 

Эшкәртүче җитештерү тармагы предприятиеләре җитәкчеләре үзләренең хезмәткәрләренә 3 миллион 599 мең сум акча түләргә тиеш. Хезмәт хакын түләү буенча тоткарлыклар декабрь аена таба башланган. Ноябрь ае белән чагыштырганда хезмәт хакы буенча гомуми бурычлар  660 мең сумга арткан. 

Татарстан республикасында хезмәт хакы буенча гомуми бурыч 1 нче декабрьгә 27 миллион 180 меңне тәшкил  итә. Иң күп бурычлар бу датага Лаеш районында күзәтелә. Биредә бурычлы предприятиеләр үз хезмәткәрләренә 14 миллионнан артык  түләми калган. Бурычлар күләме буенча Лаеш районыннан соң Казан шәһәре килә. Монда 6 миллион 606 мең сум бурыч исәпләнә.

Балыкчылык предприятиеләре җитәкчеләре үзләренең хезмәткәрләренә 1 миллион 505 мең сум акча түләргә тиеш. Ноябрь ае белән чагыштырганда хезмәт хакы буенча гомуми бурычлар  333 мең сумга арткан. 

Кичә “Апрель” тернәкләндерү үзәгендә инвалилар декадасын ябу тантанасы булып узды. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Доброе дело” иҗтимагый оешмасы тарафыннан чара  уздырылды. 
Балтач районында составына социаль яклау бүлеге, “наз” комплекслы үзәге, пенсия фонды идарәсе, район үзәк сырхауханәсе, эчке эшләр министрлыгы, алкоголь инспекциясе вәкилләре кергән күчмә бригада  Түбән Ушма авылында булып кайткан. 

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ноябрьдә Югары Ослан районы прокуратурасы йөкләмәсе буенча «Кызыл Шәрыкъ Агро»  ААҖнең “Макулово” җәмгыятендә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International