Төгәлрәк итеп әйткәндә, статистиканың рәсми мәгълүматы буенча республикада предприятиеләрдән хезмәт хакын ала алмый торган 832 кеше исәпләнә. Мондый эшчеләрнең иң күбе авыл хуҗалыгы тармагында тир түгә – биредә 475 хезмәткәр эшләгән өчен акчасыз калган. Шулай ук хезмәт хакын алырга тилмергән хәйран гына күп кеше төзелеш тармагында эшли. Андыйлар 188 кеше. Эшкәртүче производство өлкәсендә 104, тараспорт өлкәсендә – 31 һәм балыкчылык тармагындагы предприятиеләрдә 28 кеше хезмәт хакын алмаган.
Мәдәният өлкәсенә караган оешмаларның 2 эшче алдында бурычы бар.
Мәгариф, фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр, файдалы казылмалар табу һәм кайбер башка тармакларда хезмәт хакы буенча бурычлар күзәтелми.
Шуны билгеләргә кирәк, Татарстанда бюджет финанславы җитмәү сәбәпле хезмәт хакы түләнмәү очраклары юк. Барлык бурычлар да предприятиеләрнең үз акчалары булмау сәбәпле җыелган.
Барлык бурычлы предприятиеләрнең эшләре Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында узган оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисади хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләрен тикшерүгә нигезләнгән социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советы утырышында каралачак.