Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Кулны кулга тотынышыйк!” дигән чара узган

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында  Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә  “Кулны кулга тотынышыйк!” дигән чара узган. Ул мөмкинлекләре чикле балалар үстерүче гаиләләргә багышланган.

Өлкәннәр һәм балалар әкияти илдә булып кайтканнар. Әкияти персонажлар, буйлы курчаклар белән уеннар, сынаулар үткәннәр.

Бәйрәмгә килә алмаган инвалид балалар янына үзәк белгечләре үзләре барганнар һәм аларга да бүләкләр тапшырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International