Балыкчылык предприятиеләре җитәкчеләре үзләренең хезмәткәрләренә 1 миллион 505 мең сум акча түләргә тиеш. Ноябрь ае белән чагыштырганда хезмәт хакы буенча гомуми бурычлар 333 мең сумга арткан.
Билгеләп үтик, 3 ай – сентябрь, октябрь, ноябрь айлары дәвамында хезмәт хакы буенча бурычлар 1 миллион 172 мең сум билгесендә торган иде.
Бу тармакта хезмәт хакын вакытында 28 кеше ала алмаган.