Буа районы “Гармония” үзәге белгечләре патриотик чара оештырганнар

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

Буа районы “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  белгечләре тарафыннан “Подросток” клубы әгъзалары өчен шәһәр музеенда чара оештырылган. Бу көнне балалар Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы белән күрешкәннәр.  Алар зур кызыксыну белән ветеранның сөйләгәнен тыңлаганнар, сораулар биргәннәр.

“Гармония” үзәге белгечләре  һәм яшүсмерләр  сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыга һәм музей хезмәткәрләренә  кызыклы, файдалы мәгълүмат бирүләре өчен зур рәхмәт җиткерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International