Хезмәт законнарын үтәү турында

2014 елның 12 декабре, җомга

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ноябрьдә Югары Ослан районы прокуратурасы йөкләмәсе буенча «Кызыл Шәрыкъ Агро»  ААҖнең “Макулово” җәмгыятендә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар.

Тикшерү барышында  хезмәт хакының хезмәт законнары белән күрсәтелгән срокларда түләнмәве, акча кергән очракларда гына түләнүе ачыкланган (РФ Хезмәт Кодексының 136 нчы маддәсе). Шулай ук эштән китүче хезмәткәрләр белән исәп-хисап эштән азат ителгән көндә уздырылмый.

Хезмәт хакын түләүнең срокларын бозган чакта акчалата компенсация, отпуск өчен түләү, эштән киткән чакта һәм башка очракларда хезмәткәрләргә тиеш булган түләүләр исәпләнми дә,  түләнми дә. Бу РФ Хезмәт Кодексының 236 нчы маддәсен бозу очрагы буларак бәяләнә.

Уздырылган тикшерү буенча материаллар хәзерге вакытта Югары Ослан районы прокуратурасында  карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International