Бүген Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы мөмкинлекләре чикле балалар “Мәскәү” мәдәният һәм спорт үзәгенә барганнар. Биредә алар “Яңа ел фантазиясе” дигән республика акциясендә катнашканнар.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Питрәч районы прокуратурасы йөкләмәсе буенча “Агрофирма «Марс” ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 8 нче декабрьдән 12 нче дәкабрьгә чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 4 авыр, 4 үлем белән тәмамланган һәм 2 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Бөгелмәдә урнашкан II төрдәге ишетүдә тайпылышлар булган балалар өчен коррекция мәктәп-интернатында “Инвалид балаларның хокуклары” дигән темага түгәрәк өстәл узган.