Авыл хуҗалыгы; ау; урман әзерләү; файдалы казылмалар табу; эшкәртүче җитештерү; электр энергиясен, газ һәм суны җитештерү һәм бүлү; төзелеш; транспорт; күчемсез мөлкәт белән идарә итү; фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр; мәгариф; сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр күрсәтү; мәдәният эшчәнлеге; калдык сулар, калдыклар җыю өлкәләренә караган предприятиеләр тарафыннан бирелгән мәгълүматка караганда, 2014 нче елның 1 нче декабренә хезмәт хакы буенча гомуми бурыч күләме 27 миллион 180 мең сумны тәшкил иткән. Бу 1 нче ноябрьгә булган суммага караганда 23 миллион 614 мең сумга, ягъни 46,5% ка азрак.
Барлык бурычлар да предприятиеләрнең үз акчалары булмау сәбәпле җыелган. Бюджет финанславы җитмәү сәбәпле хезмәт хакы түләнмәү очраклары юк.
1 нче декабрьгә күзәтелә торган эшчәнлек төрләре буенча карала торган, хезмәт хакы буенча бурылары булган 9 предприятие һәм оешма арасыннан 3 се банкротлык стадиясендә тора. Бу предприятиеләрнең гомуми бурычлары 5 миллион 368 меңне тәшкил итә. Бу - 600 хезмәткәр алдында булган бурыч күләме.
Шуны билгеләргә кирәк, авыл хуҗалыгы өлкәсе оешмалары бурычларын 20 миллион 317 меңгә киметүгә ирешкән. Ноябрь аенда бурычлары 24 миллион 562 меңнән гыйбарәт иде.
Шулай ук үзләренең күп кенә хезмәткәрләре белән мәдәният өлкәсендә эшләүче предприятиеләр дә исәп-хисап ясый алган. Биредә бурычлар 4 миллион 190 мең сум иде. 1 нче декабрьгә бурычлар саны 4 миллион 190 меңгә кимегән һәм хәзерге вакытта 610 мең сумны тәшкил итә. Аннан тыш, төзелеш тармагында да бурычларны киметергә мөмкин булган. Бу тармакта бурычлар суммасы хәзер 100 меңгә кимрәк.