Эшкәртүче җитештерү тармагында хезмәт хакы буенча бурычлар арткан

2014 елның 12 декабре, җомга

Эшкәртүче җитештерү тармагы предприятиеләре җитәкчеләре үзләренең хезмәткәрләренә 3 миллион 599 мең сум акча түләргә тиеш. Хезмәт хакын түләү буенча тоткарлыклар декабрь аена таба башланган. Ноябрь ае белән чагыштырганда хезмәт хакы буенча гомуми бурычлар  660 мең сумга арткан.

Иң күп бурычлар текстиль һәм тегү производствосында махсуслашучы предприятиеләрдә күзәтелә – 2 миллион 900 меңнән артык. Транспорт чараларын һәм җиһазларын  җитештерү  предприятиеләрендә  бурыч күләме 608 мең сумны тәшкил итә.

Эшкәртүче җитештерү тармагында 104 хезмәткәргә хезмәт хакы вакытында түләнмәгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International