“Күчмә бригада” Балтач районы авылларында булып катйкан

2014 елның 12 декабре, җомга
Балтач районында составына социаль яклау бүлеге, “наз” комплекслы үзәге, пенсия фонды идарәсе, район үзәк сырхауханәсе, эчке эшләр министрлыгы, алкоголь инспекциясе вәкилләре кергән күчмә бригада  Түбән Ушма авылында булып кайткан. Белгечләр белән  очрашуга 50 дән артык кеше килгән. Социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина санатор-курорт юлламалары бирү соравына тукталган. “Наз” үзәге белгечләре өйдә социаль хезмәтләр күрсәтелә торган гражданнар, имин булмаган гаиләләр янына барганнар. Авыл халкына  442 нче яңа федераль закон турында язылган буклетлар таратылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International