Кичә “Апрель” тернәкләндерү үзәгендә инвалилар декадасын ябу тантанасы булып узды. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Доброе дело” иҗтимагый оешмасы тарафыннан чара уздырылды. Клоун, һава шарлары, сабын куыгы тамашасы, боди-арт һәм бик күп бүләкләр балаларны бик сөендерде.
Ә яңа ел алдыннан исә балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы да котлады.