ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2014 ел
җомга

Татарстан республикасында хезмәт хакы буенча гомуми бурыч 1 нче декабрьгә 27 миллион 180 меңне тәшкил  итә. Иң күп бурычлар бу датага Лаеш районында күзәтелә. Биредә бурычлы предприятиеләр үз хезмәткәрләренә 14 миллионнан артык  түләми калган. Бурычлар күләме буенча Лаеш районыннан соң Казан шәһәре килә. Монда 6 миллион 606 мең сум бурыч исәпләнә.

Балыкчылык предприятиеләре җитәкчеләре үзләренең хезмәткәрләренә 1 миллион 505 мең сум акча түләргә тиеш. Ноябрь ае белән чагыштырганда хезмәт хакы буенча гомуми бурычлар  333 мең сумга арткан. 

Кичә “Апрель” тернәкләндерү үзәгендә инвалилар декадасын ябу тантанасы булып узды. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Доброе дело” иҗтимагый оешмасы тарафыннан чара  уздырылды. 
Балтач районында составына социаль яклау бүлеге, “наз” комплекслы үзәге, пенсия фонды идарәсе, район үзәк сырхауханәсе, эчке эшләр министрлыгы, алкоголь инспекциясе вәкилләре кергән күчмә бригада  Түбән Ушма авылында булып кайткан. 

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ноябрьдә Югары Ослан районы прокуратурасы йөкләмәсе буенча «Кызыл Шәрыкъ Агро»  ААҖнең “Макулово” җәмгыятендә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар. 

Яр Чаллының “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәге белгечләре “Яхшылыкны яхшылык кына  тудыра” дигән  чарада катнашканнар.

«Халыкның наркотиклаштырылуына каршы чаралар» программасы  кысаларында Түбән Кама  шәһәренең   «Гайдарчы» яшүсмер балалар клубында «Һәркемнең үз сайлау хокукы!Син нәрсәне сайлаячаксың?» дип аталган  әңгәмә уздырылган.

Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Кама районында инвалид балаларны социаль-мәдәни тернәкләндерү, педагогик, психологик һәм медицина ягыннан озата бару буенча ведомствоара коммиссия утырышы узган.

Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә НОУ ВПО «ТИСБИ» югары укуйортының персонал белән идарә итү җитәкчесе Е.Багрова җитәкчелеге астында югары сыйныф укучылары өчен профессиядә үз-үзенне табу тренингы уздырылган.


11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 40247 вакансия исәпләнә. 3 нче декабрьдән алып 9 нчы декабрьгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 1800 гә якын булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International