ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Яр Чаллының "Доверие-Ышаныч"  комплекслы үзәге белгечләре  "Олимпийский" спорткомплексында  15 тулы булмаган гаилә өчен чара уздырганнар. Аларда балаларын әтиләре ялгызы үстерә.
Биектау районында Һәвәскәрләр хоккей лигасының "Безнең", "Ак тимер", "Сувар", "Ястреб" командалары башлангычы белән уен тәмамланганнан соң күп балалы гаиләләргә көнкүреш техникасы бүләк итү тантанасы узган. 

22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген министрлыкта видеоконференция  режимында киңәшмә булып узды.  Аның эшендә министрлык карамагындагы учреждениеләр  һәм социаль яклау идарәләре җитәкчеләре  катнашты.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның  күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.

15 нче декабрьдән 19 нчы декабрьгә  чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт  инспекциясеннән килгән  мәгълүматка караганда, 1 үлем белән тәмамланган һәм 2 авыр бәхетсезлек  очрагы теркәлгән.
Шушы көннәрдә Менделеевскиның "Өмет яры" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне тоту  кагыйдәләренә багышланган чара уздырылган. Әлеге чараның максаты янгын һәм ут турында алдан җыелган белемнәрне системага салу, кабат хәтердә яңартудан гыйбарәт.
Арчаның "Исток надежды" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  "Монтессори-терапия хезмәте" проекты кысаларында семинар узган.
Шушы көннәрдә Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" комлпекслы үзәгендә  агымдагы елда "Аист" консулькласс" программасы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Оештыручылар сүзләренә караганда, "Аист" консульткласс утырышларында яшүсмерләр өчен мөһим темалар карала.

19
декабрь, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.  Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган  мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында “соры” хезмәт базарын легальләштерү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.  Статистика мәгълүматларына караганда, 2014 нче елның мартында Татарстанның “соры”  хезмәт базарында 350 мең кеше эшләгән. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләгәнчә, “соры” хезмәт базары булу Пенсия фондына иминият кертемнәренең тиешле дәрәҗәдә түләнмәвенең бер сәбәбе ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International